Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирең хыянәт иткәнен беләсеңме?

Хыянәтче ир өйгә кайтмас өчен, эштә тоткарланыр өчен мең дә бер сәбәп табачак. 

news_top_970_100
Ирең хыянәт иткәнен беләсеңме?

Ир-ат хыянәт иткәнен аның тышкы кыяфәтенә карап белеп була икән. Бу турыда Daily Mail агентлыгына сылтама белән «Известия» сайты яза.

Хыянәтче ир-ат үзе турында күбрәк кайгырта башлый. Эштә тоткарлана. Кырынып, матур киенеп, тәмле ислемайлар сөртеп йөри башлый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Белгеч фикеренчә, иреңнең хыянәт итәме икәнен смартфон ярдәмендә дә ачыклап була. Әгәр ирең телефонын яшереп йөри башласа, паролен алмаштырса, шикләнерлек урын бар.

Өстәвенә, хыянәтче ир өйгә кайтмас өчен, эштә тоткарланыр өчен мең дә бер сәбәп табачак. Гадәттә, хыянәтче ир өйдә усал була, тик торганда да ачуы кабарып, талаша башларга да мөмкин.

Алда китерелгән мәгълүматларга карасаң, чиста киенгән, кырынган, тәмле ислемай сөрткән, югалса — документларын чит кешеләр тапмасын өчен смартфонына пароль куйган, эштә тоткарланган, арып кайтып ачуланган ир-атлар барысы да хыянәтче булып чыга. 

Кызлар, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр кагыйдәләр буенча төзелми, мөгаен. Һәркемнең үз бәхете, үз рецепты. Бер-береңә ышанып, тырнак астыннан кер эзләмичә, аңлашып яшәүгә ни җитә.

Хыянәт турында уйлап, шикләнеп утырганчы, ирегез яраткан ризыкны әзерләп, матур кичкә хәстәрләнә торыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100