Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир шарын һәлакәттән саклап калу өчен күпме агач утыртырга кирәк?

Җир шарын һәлакәттән саклап калу өчен күпме агач утыртырга кирәк?

news_top_970_100
Җир шарын һәлакәттән саклап калу өчен күпме агач утыртырга кирәк?
Гигант урман мәйданнары булдыру Җир шарын һәлакәттән саклап калырга ярдәм итәчәк. Цюрих Федераль техник университеты тикшеренүчеләре ачкылаганча, планетаның төрле җирләрендә 0,9 млрд гектар урман утыртырга кирәк. Бу атмосфераны углекислый газдан, парник эффектыннан чистартырга ярдәм итәчәк, дип яза Science сайты.

Хәзерге климатик шартларны исәпкә алып, планетада барлыгы 4,4 млрд гектар урман утыртылырга мөмкин. Бу урманнарның хәзерге күләменнән 1,8 млрд гектарга артык. 

Әгәр 0,9 млрд гектарлы мәйданнарда (АКШ мәйданы белән чагыштырырга була) урманнар утыртылса, алар атместферадагы углеродны саклаячак. Яңа урамннар үзләренә 205 млрд тонна углеродны сеңдерә алачак. 

Гигант урман массивлары утырту өчен иң кулай территория - Россия. Анда 151 млн гектар мәйданда урман утыртырга була. Россиядән соң бу исемлектә АКШ (103 млн га), Канада (78,4 млн га), Австралия (58 млн га), Бразилия (49,7 млн га) һәм Кытай (40,2 млн га) бар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100