Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җир шары ничек барлыкка килгән?

Калифорния университеты галимнәре Җир шарының ничек барлыкка килүен аңлауга якын дип яза РИА Новости, Phys.org сайтына сылтама белән.

news_top_970_100
Җир шары ничек барлыкка килгән?
Планетаның барлыкка килүенә бәйле өч гипотеза бар. Беренче фараз буенча, Җир шары чагыштырмача тиз вакыт эчендә (2-5 миллион ел) Кояш тирәсендәге болытлардан барлыкка килгән. Безнең планета орбитадагы болытлардан "үзенә кирәкле" әйберләрне - водород, су, углекислый газ, азотны җыеп алган һәм безнең Җиргә әйләнгән. 

Икенче фараз буенча, Җир шары тузан болытларына Кояш тәэсир итү нәтиҗәсендә оешкан. Өченче төркем галимнәр планетабызның озак вакыт эчендә метеоритлардан барлыкка килү гипотезасын яклый. 

Бу фаразларның кайсысы дөреслеккә якын икәнен белү өчен галимнәр Җир шары формалашкан вакытта аның мантиясе (планетаның үзәге һәм кабыгы арасындагы бер өлеше) үз эченә алган неон изотопларын тикшергән. Неон газлар өчен үзенчәлекле резервуар булып тора, әмма башка газлардан аермалы буларак, аның үзенә биологик һәм химик процесслар тәэсир итми. Инерт газ буларак, неон үзенең "килеп чыгышы" турындагы мәгълүматны саклый, ди профессор Суджой Мукхопадхай.

Неонның өч изотопы - неон-20, 21 һәм 22 һәрвакыт стабиль рәвештә саклана һәм радиоактив түгел. Неон-21 уран таркалганда барлыкка килә, шул сәбәпле, вакыт үзгән саен аның күләме үзгәрә. Ә неон-20 һәм неон-22 планета барлыкка килгәннән бирле үзгәрмәгән. Шуннан чыгып, галимнәр Җир шарының барлыкка килү фаразларының һәрберсендә изотопларның үзара чагышуы төрлечә булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Ягъни Җир шары тиз арада барлыкка килсә, бу изотопларның процентлары бер төрле, ә озак вакыт барлыкка килсә, икенче төрле булырга тиеш.

Атлантик океан төбеннән алынган лаваны герметик камераларда тикшергәннәр һәм анда газларның составын ачыклаганнар. Җир шарының чагыштырмача тиз вакыт эчендә (2-5 миллион ел) Кояш тирәсендәге болытлардан үзенә кирәкле газларны һәм суларны җыеп барлыкка килгәне ачыкланган. Җир шары башта барлыкка килгән, аннары су белән һаваны каяндыр егылып төшкән метеоритлардан җыйган дигән фараз дөрес түгел ди Калифорния галимнәр.

Шуны да искәртеп китик, Җир шарының барлыкка килүе кешелек өчен мәңгелек сорау. Татар халкы да Җирнең барлыкка килүе хакында уйланган. Татарларның Җир шары барлыкка килүгә карата үз фаразы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100