Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-егетнең кемгә гашыйк булганын ничек белеп була?

Ир-егетнең кемгә гашыйк булганын ничек белеп була?

news_top_970_100
Ир-егетнең кемгә гашыйк булганын ничек белеп була?
Ир-егетнең ошаткан кешесенә хисен белдерергә кайчак кыюлыгы җитми. Әмма жестлар аның хисләрен күрсәтергә мөмкин.

1) Караш. Ир яраткан хатын-кызга карый. Әгәр җавап итеп аңа карасаң, ул күзләрен читкә ала. Берәр танышыгызның ярдәмен сорый аласыз - сезгә караганда күзенең карасы зурая икән, бу яратып карауны аңлата. Ә менә күз карасы кечерәю - агрессия билгесе. Караш текәлгән булмаска да мөмкин, ул муен, күкрәк тирәсендә "болганып" йөри. 

2) Ир кеше яраткан кеше янында башкача йөри. Ул "очып" яки "биеп" йөрергә мөмкин. Яки киресенчә, үзенең көчле, мәгърүр икәнлеген күрсәтергә теләп, күкрәкләрен киереп йөри. 

3) Кешенең кул сузымы кадәрле ераклыгы "шәхси чикләре" санала. Ул өлкәгә кеше якыннарын гына кертә. Ир кешенең шул зонага керергә тырышуы сезнең белән якынаерга теләвен аңлата. Ул шулай ук ялгыш кына кагылып китәргә мөмкин. Моның өчен берәр предметны төшереп җибәреп, аны алырга иелергә була - сезне ошаткан ир кеше, ул әйберне алам дигән булып, кулыгызга кагылып китәргә мөмкин.

4) Гашыйк булган кешенең гадәтләре үзгәрә, ул сезнең янәшәгездә булыр өчен инициатива күрсәтергә генә тора. 

5) Ир кеше хатын-кыз алдында чишенүгә охшаш гамәлләр кыла башлый. Әйтик, пиджагын салып куя, галстугын бушата, сәгатен сала, төймәләрен чишә. 

6) Гашыйк кеше матур булып күренергә тели, шуңа күрә күлмәгендә булмаган чүпне алып атарга, чәчен сыпырырга, тузаннарын сөртергә мөмкин. Шулай ук кулын кесәгә тыкканда баш бармакларын тышта калдыруы да гашыйк булу билгесе - ир кеше үзен "текә" итеп күрсәтергә тели.

7) Әгәр сез бер бүлмәдә утырасыз икән, аның белән янәшә түгел, каршы якка утырырга тырышыгыз. Ул аягын аякка атландырып утырган икән, аяк киеме кая юнәлгәнен карагыз. Ботинкасы гашыйк булган кешегә таба юнәлгән булачак. Бераздан берәр сәбәп белән урыныгызны үзгәртеп, икенче урынга күчеп утырыгыз һәм аякларның юнәлеше үзгәргәнме-юкмы икәнен тикшерегез.

8) Ир кешенең ничек елмаюы мөһим. Чын елмаю булганда ул йөздә акрын гына барлыкка килә һәм бөтен биткә "тарала", озак саклана. Елмаймаган вакытта аның йөзендәге мускуллар тыныч тора. Иреннәрнең тиз-тиз йөрүе, кысылуы дискомфортны аңлата. Телләре белән тешләрен капшавы, нәрсәдер чәйнәве аның уйлануын күрсәтә. 

9) Гашыйк ир сүз әйтергә кыймаган вакытта куллары белән төймәләрен әйләндерә, берәр предметны әвәли. Битенә кагыла, иреннәрен ялый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100