Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотека кредитының күләме нәрсәдән тора?

Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Ипотека кредитының күләме нәрсәдән тора?

Ипотека кредиты керем күләменнән тора. Расланган керем никадәр зуррак булса, кредит та шулкадәр күбрәк биреләчәк. Банклар гадиләштерелгән схема буенча кредит бирә. Әгәр гаиләгезнең уртак кереме 50 мең сум икән, айлык түләү, күп дигәндә, аена 25 мең сум булачак. Бу якынча 2,5 млн сум күләмендәге кредит. Хәзер банклар гаилә керемен генә түгел, өстәмә табышларны да исәпкә ала. Кемдер берәр фатирны арендага бирә, өстәмә шөгыле бардыр. Моны дәлилләүче килешүләре булса, банклар аларны кабул итәргә әзер. Моннан тыш, хәзер өстәмә созаемщиклар да алырга була. Мәсәлән, керемне күбәйтәсегез килсә, ата-аналарыгызны кертә аласыз. Балалар әле яшь, өйләнешкән генә ди, ата-аналар да эшли торган яшьтә булса, алар балаларына ипотека алуда катнаша ала. Ул вакытта кредит күләме дә арта ала.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100