Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм "ишелде"?

Бүген Россия, Америка, Европа кулланучылары Инстаграм социаль челтәренә керә алмый башлады.

news_top_970_100
Инстаграм "ишелде"?

Бу турыда популяр интернет-сервисларның эшчәнлеген күзәтеп торучы Downdetector ресурсы хәбәр итте.

Инстаграмга Сан-Франциско, Нью-Йорк, Париж, Барселона, Амстердам, Лондон, Берлин, Мәскәү, Петербург кулланучылары керә алмаган. Татарстандагы кулланучыларның да кайсыберләре шундый проблема турында хәбәр итә.

Инстаграм эшләмәү турында хәбәр итүче кулланучыларның 51 проценты аккаунтта хәбәрләр тасмасын карый алмаган. 31 проценты аккаунтка керә алмаган, 17 проценты исә бөтенләй Инстаграм сайтын ача алмаган.

  • 2018 елда Инстаграм челтәрен кулланучылар саны 1 миллиардтан артып китте.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100