Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграм ни өчен лайкларны юкка чыгара?

Инстаграм ни өчен лайкларны юкка чыгара?

news_top_970_100
Инстаграм ни өчен лайкларны юкка чыгара?

Instagram лайкларны юкка чыгара башлады. Австралия, Бразилия, Ирландия, Италия, Канада, Яңа Зеландия, Япониядә яшәүчеләр башка кешегә күпме лайк куйганнарын күрә алмый. Лайкларны аккаунтның авторы үзе генә күрә ала. Чиратта - АКШ, Британия һәм Россия. Безнең илдә бу яңалыкы беренче итеп Максим Галкинка килеп иреште. 

Инстаграм җитәкчелеге фикеренчә, лайклар кешеләрдә үзбәяләү хисен киметергә мөмкин. Кеше челтәрдәге популярлык артыннан куып, психологик газаплар кичерергә мөмкин, ди алар. 

Әмма социаль челтәр кулланучылары моның белән риза түгел. 

"Бик начар идея".

"Әгәр сез лайкларны бетерергә уйлагансыз икән, хронологик лента ясагыз".

"Иң яхшы кушымталарның берсе сезнеке иде, ә сез хәзер бөтенесен дә җимерәсез".

Инстаграм йолдызлары яңа кагыйдәләрне кабул итми. Мәскәү блогеры Руслан Захаркин лайкларны бетерүне караклык дип атап, судка бирде һәм сайттан ярты миллион сум компенсация таләп итә. Блогер әйтүенчә, лайклар бетсә, ул бизнесын югалтырга мөмкин. Руслан фикеренчә, Инстаграмның эшчәнлеген Роскомнадзор контрольдә тотарга тиеш. 

Инстаграм кулланучылары әйтүенчә, реклама бирүчеләр беренче чиратта лайкларга игътибар итә. Алар күренмәсә, аккаунтның никадәр дәрәҗәдә популяр икәнен белүе кыен булачак, ди алар. Бу исә рекламаның кимүенә китерергә мөмкин. 

Австралиядә бу кагыйдәләр кертелгәннән соң Инстаграм вәкиле Миа Гарлик комментарий бирде. 

"Без Instagramда кешеләрнең үз фикерләрен белдергәндә уңай хис итүен телибез. Яңа кагыйдәләр нәтиҗәсендә кулланучылар күпме лайк җыярмын икән дип борчылмаячак, башка мәсьәләләргә игътибар итәчәк. Мәсәлән, үзләренең кызыксынулары, хисләре турында фикер алышачак", - дигән ул. 

Миа Гарлик әйтүенчә, яңа кагыйдәләр тест режимында кертелгән. Алар кабул ителмәскә дә мөмкин. Инстаграм лайкларны калдыруы да ихтимал. 

Инстаграмның яңа кагыйдәләрне кабул итүнә сәбәпче - Америкадагы психологлар берлегенең мөрәҗәгате. Берлек социаль челтәрләрнең кешеләрнең психик халәтенә начар тәэсир итүе турында белдерде. Бу оешма белгечләре фикеренчә, челтәрдә башкаларның уңышлы һәм матур тормышын (ә моның күрсәткече - лайклар саны) күзәтү депрессияләргә һәм хәтта суицидка китерә икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100