Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икенче хатын булып барган кызга кайнана белән ничек уртак тел табарга?

Кайнанадан якты йөз күрсәтүен көтмәскә, таләп итмәскә кирәк, ди психолог-консультант.

news_top_970_100
Икенче хатын булып барган кызга кайнана белән ничек уртак тел табарга?

– Гаиләбез дин тота. Мин белә торып икенче хатын булып бардым. Иремнең әти-әнисе аның беренче гаиләсен генә якын итә. Мине дә, балабызны да кабул итмиләр. Кайнанамның мөнәсәбәте күңелемә хуш килми. Безнең сабый да бит аларның оныгы. (Алинә, Казан).

Сорауга психолог-консультант Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Мондый мөнәсәбәтләрне җайлау өчен иң элек ирегезнең әти-әнисен хөрмәт итә башларга кирәк. “Бу синең оныгың бит, аны да ярат”, дип каенананы мәҗбүриләп булмый. Форсат туган саен, аларга нинди дә булса яхшылык эшләргә кирәк. Синең изгелекләреңне күреп, аларның да мөнәсәбәте үзгәрергә мөмкин. Кайнанадан якты йөз күрсәтүен көтмәгез, таләп итмәгез.

Әлеге мәсьәләгә ирегезнең әти-әнисе күзлегеннән дә карагыз. Күпхатынлылык – безнең гадәт түгел, ул менталитетыбызга туры килми. Илебездә, халкыбызда ике, өч, дүрт хатынга өйләнү кабул итәлмәгән. Җәмгыятебез моңа психологик яктан да әзер түгел.

Ике гаилә арасындагы, әти-әни, туганнар белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга – бу үзе бик катлаулы мәсьәлә. Бер хатын белән тормыш иткәндә дә ир-атка гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу кыен. “Бер хатынны һәм аның балаларын тәрбияләгән ир-ат күп хатынны интектереп торучы ир-атка караганда яхшырак”, дип әйткән татар мәгърифәтчесе Риза Фәхретдин.

Мондый адымга барганчы, ир кешегә дә, хатын-кызга да бик яхшылап уйларга кирәк. Әти-әниләренең фатихасын алу да мәслихәт. Үз тормышың, кылган гамәлләрең өчен җаваплы була белү кирәк. Безнең гамәлләребез тормышыбызда ничек чагылачак – барысын да бизмәнгә салып үлчәргә кирәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100