Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисәтү: телефон аша алдауның яңа төре ачыкланган

Кисәтү: телефон аша алдауның яңа төре ачыкланган

news_top_970_100
Кисәтү: телефон аша алдауның яңа төре ачыкланган
Россия Тикшерү комитеты телефоннан алдауның яңа төре турында кисәтә. Үзләрен дәүләт структураларында эшлибез дип таныштырган кешеләр, шалтыратып, биодобавкалар әйләнешенә кагылышлы җинаять эше буенча китергән зыян өчен акча күчерергә сорыйлар. Бу алдау төрене бигрәк тә олы яшьтәгеләр бирешә икән.

Мошенниклар, кешегә шалтыратып, фальсификацияләнгән биодобавкалар һәм дарулар турында сөйлиләр, гражданинның шулардан зыян күргән кеше буларак билгеләнүен хәбәр итәләр. Сүзләрен хокукый документлар белән "раслыйлар". Мораль зыянны каплау өчен, зур суммаларда акча күчерергә кушалар.

"Сез бу даруларны эчеп, үзегез дә сизмәстән, җинаятьчеләрнең эшенә ярдәм иткәнсез, шуңа хәзер зыянны капларга кирәк", - диләр телефон мошенниклары. 

Мондый шалтырату булган очракта, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100