Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идел һәм Казансу нигә саеккан?

Идел һәм Казансу нигә саеккан?

news_top_970_100
Идел һәм Казансу нигә саеккан?

Куйбышев сусаклагычында су күпьеллык нормаларга караганда 2 метр 54 сантиметрга түбәнрәк. Балтика системасы буенча суның биеклеге 50,12 метр, дип хәбәр итә "Татар-информ". 

Бу суның критик түбән дәрәҗәсенән 138 сантимерга биегрәк. Суның иң югары биеклеге 1979 елның 20 маенда булган, ә абсолют минимум 1976 елда (46,04) күзәтелгән. 

2010 елдагы корылык вакытында су октябрьгә 49,92–49,07 метрга төшкән. 

«Средволгаводхоз» дәүләт предприятиесе директоры Фоат Мухаметшин әйтүенчә, су 51,5–52 метр биеклеккә июнь азагында гына күтәреләчәк.

Ни өчен су киткән? Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, быел кар запасы нормадагыга караганда ике тапкыр күбрәк булган. Куйбышев сусаклагычын су басмасын өчен, язын суны җибәрәләр. Күпме су җибәрергә икәне РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан чыгып билгеләнә.  Быел кар күп булганлыктан, су басмасын өчен сусаклагычтан суны күп җибәрергә дигән карар кабул ителә.

Әмма синоптиклар туңның нормадагыга караганда ике тапкыр азрак икәнен исәпкә алмый (гадәттә, туң 60-120 см була, быел - 30-60). Шул сәбәпле, суның күп өлеше җиргә сеңә. Суны күп җибәрү һәм су җиргә сеңү аркасында Идел һәм Казансу буйлары хәзер саегып калган, утраулар барлыкка килгән. 

Балыкларның икра чәчкән вакытында суның саегуы зур зыян салуы ихтимал. 

Экология министрлыгы фаразлары позитиврак. Ведомство хәбәр итүенчә, Куйбышев сусаклагычында су 9 июньгә гадәттәге биеклегенә күтәреләчәк. Хәзерге вакытта сусаклагычтан суны җибәрү күләме киметелгән. 7 Майда Мәскәүдә узган ведомствоара киңәшмәдә шул хакта карар кабул ителгән, дип хәбәр итә "Татар-информ". Куйбышев сусаклагычында су көн саен 5 сантиметрга күтәрелә барачак. 9 июньгә 52 метрга җитәчәк, диелә Экология министрлыгы хәбәрендә.

К

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100