Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Базарларда грипп вирусы белән зарарланган мандариннар сатыла дигән хәбәр дөресме?

Базарларда грипп вирусы белән зарарланган мандариннар сатыла дигән хәбәр дөресме?

news_top_970_100
Базарларда грипп вирусы белән зарарланган мандариннар сатыла дигән хәбәр дөресме?
Социаль челтәрләрдә грипп белән зарарланган мандариннар турында хәбәр тарала. Бүген кулланучы хокукларын яклау өлкәсенә күзәтчелек итә торган федераль хезмәт бу мәгълүмат турында комментарий бирде. Игълан федераль хезмәтнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Ситуацияне Роспотребнадзор тикшерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Белгечләр мандариннарның сыйфатында шикләнгән гражданнарга Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә һәм очраклы мәгълүмат чыганакларына ышанмаска өнди.

Роспотребнадзор азык-төлек, шул исәптән мандариннарның сыйфатына күзәтчелек итә. Шулай да, санкцияләнмәгән сату нокталарыннан һәм юл буйларыннан җиләк-җимеш алу киңәш ителми, диелгән хәбәрдә. 

Белгечләр шулай ук бары тик өлгергән җимешләр алырга һәм ашар алдыннан кушны яхшылап юарга куша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100