Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гошер сәдакасын сатарга ярыймы?

Әлеге сорауга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде.

news_top_970_100
 Гошер сәдакасын сатарга ярыймы?

- 15 октябрьдә Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион рәсми кампания төгәлләнде. Нәтиҗәләр куандырыра. Быел беренче тапкыр шундый хәл күзәтелә: кая гына шалтыратып сорасак та, “безгә җитте” дип әйтәләр. Шул вакытта: “Сатыгыз, акчасы мәдрәсәгә булыр”, дип әйттем. Аларны “гошер сәдакасын сатарга ярамый” дип куркытып куйганнар. Алучылар булса, комиссия төзеп һәм үлчәп сатарга кирәк. Әлеге акчаны мохтаҗларга, ятимнәр йортына тапшырырга була бит. Мәдрәсәләрдә аның кадәр бәрәңгене ашап бетермәскә дә мөмкиннәр, шуңа күрә сату рөхсәт ителә.

Мин сату турында әйткәч, хәйран кеше шаулап алды. Ләкин моның начар ягы юк. Гошер сәдакасеннән кергән акчаны мәчетләр төзекләндерүгә дә тотарга мөмкин. Мин 1988 елда балаларга дини сабаклар укыттым, ул вакытта китаплар сатып алырга акча юк. Балаларга әсбап аласы килә. Яшелчә бакчасыннан бәрәңге уңышы мул чыга иде. Өч чиләк бәрәңге саттым һәм шул акчага балаларга китап сатып алдым. “Ярамый”, дип әйтүчеләр булды, ләкин башка чара юк иде. Авыл имамы каян акча таба алсын? Шуңа күрә бу әйбердән куркырга кирәк түгел. Киләчәктә бу мәсьәләне “Зәкят” фондына уйлап бетерергә кирәк, - диде казый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100