Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимнәрнең соңгы ачышы - ит һәм бавыр ашауның котычкыч зыяны ачыкланган

Галимнәрнең соңгы ачышы - ит һәм бавыр ашауның котычкыч зыяны ачыкланган

news_top_970_100
Галимнәрнең соңгы ачышы - ит һәм бавыр ашауның котычкыч зыяны ачыкланган
АКШның Лернер институты галимнәре начар хәбәр җиткерде: баксаң, кара итне һәм бавырны даими ашасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүең ихтимал икән. Аларның фәнни тикшеренүләре хакында мәгълүмат European Heart Journal басмасында чыкты, дип яза РИА Новости

Галимнәр ТМАО эчәк бактерияләре эшләп чыгарган матдәләрнең инсульт һәм йөрәк өянәге китереп чыгарырга мөмкин булуын искәрткән. Әлеге матдәләр ризык эшкәртелгәндә барлыкка килә икән. ТМАО ит ризыкларында булган холин, лецитин, карнитинны эшкәрткәндә аеруча зур күләмдә барлыкка килә, дип искәртә алар.

Галимнәр 113 кеше белән эксперимент уздырган - алар ай дәвамында диета тоткан: бер өлеше кара ит ашаган, бер өлеше ак ит белән тукланган, ә өченче өлеше сөт һәм яшелчәләр ашап торган.

Нәтиҗәдә галимнәр кара ит ашап торган төркемдәге кешеләрнең канында ТМАОның күпләп барлыкка килүен ачыклаган. Бу халәт, үз чиратында, йөрәк авырулары һәм атеросклероз китереп чыгара ала, дигән нәтиҗәгә килгән алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100