Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаиләле кешеләр нинди авыру белән сирәк чирли?

Гаиләле кешеләр нинди авыру белән сирәк чирли?

news_top_970_100
Гаиләле кешеләр нинди авыру белән сирәк чирли?
"Здоровье" журналы язуынча, гаиләле кешеләр ялгызларга караганда деменциягә сирәгрәк бирелә.

Деменция - кеше тормышында барлыкка килгән акыл җиңеләю. Ул куркыныч дәрәҗәдә генә түгел, әйтик, кешенең күнекмәләрен онытуы, яңа һөнәрләргә өйрәнә алмавы дәрәҗәсендә күзәтелергә мөмкин. Тумыштан булган акыл сайлыгыннан аермалы буларак, тормышта барлыкка килгән деменцияне ачыклавы кыенрак. Халыкта бу чирне "картлык маразмы" дип тә атыйлар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүмаиоапы буенча, 2015 елда 47 миллион кеше шушы чир белән авырган. Хәзер - 50 миллион. Дөнья халкының ялгыз яшәү рәвешен торган саен күбрәк сайлавы сәбәпле, 2050 елга бу чир белән авыручылар 131 миллион булыр дип көтелә.

Мичиган университеты галимнәре тикшерүенчә, гаиләле кешеләр бер-берсен бу чирдән саклый. Ун ел буе берничә дистә мең 50 яшьтән өлкәнрәк кешене тикшергәч, гаиләләрнең бу авыруга азрак бирешүе ачыкланган. Моның сәбәбен дә билгеләгәннәр - гаиләле кешеләр, бер-берсе белән даими аралашып, эмоциональ-интеллектуаль юнәлештә фикер йөртергә мәҗбүр итә. Баш мие ешрак эшләгән саен, аның "гомере" дә озая.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100