Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничек итеп фикус гөленә ябалдаш үстерергә?

Ничек итеп фикус гөленә ябалдаш үстерергә?

news_top_970_100
Ничек итеп фикус гөленә ябалдаш үстерергә?
Гадәттә фикус гөле озын бер таяк булып өскә таба үсә дә үсә. Ул 1 метрдан да биегрәк булырга мөмкин. Тора-бара аның аскы яфраклары да коелып бетә. Шуннан соң сәер бер ботак тырпаеп кала. Чыгарып ташларга кызганыч, карап тотарга ямьсез. 

Менә шундый фикусны "балалатырга" була! Бу эшне яз көнне эшләү хәерле. Кыш буе акрын гына үсеп утырган гөлләр, яз җиткәч көчле итеп үсеп китәчәк. Ябалдаш ясау өчен нәкъ шушы вакыт хәерле.

Ботакта буынтыкларның өске ягыннан үткен пычак белән 1 мм тирәнлектә кисем ясап җибәрергә кирәк. Бу урыннан ак сөт агып чыгар. Аны су сиптереп, юдырып төшерергә. Чөнки сөт катып калса, бу урыннан яшь үсенте чыкмас. Нәкъ менә сөтен юдырып төшерсәң, бу урында яшь ботак чыгачак. Шулай итеп, төрле яктан кисемнәр кискәләп, фикусны ябалдашлы итәргә була. 


Кисем кисә тотынганчы, агачны нинди формада итәсегезне уйлагыз. Ботаклар төрле яклап чыксынмы, әллә бер яктан гына ботаклар китсенме - башта күз алдына китерегез. Шуннан соң гөлне формалаштыруга керешергә була.

Икенче вариант та бар. Фикус кәүсәсен урта бер җиреннән кисеп алырга кирәк. Гадәттә яфраклар үсми башлаган урыннан кисү хәерле. Өске матур ягын кисеп алабыз. Ул бик күп итеп сөт чыгарачак, кәүсәдән дә, кисеп алынган ботактан да сөтне юдырып төшерегез.  Киселгән кәүсәне карт ботак янындагы туфракка тирән итеп тыгып куегыз. Карт ботак яңа үсентегә терәк тә булып торачак. Карт ботакта алдагы варианттагы кебек буынтыклар янына кисемнәр кисеп чыгыгыз. Атна-ун көн дигәндә, бу урыннарга яңа ботаклар чыга башлар.

Кисем кистем дә ботак чыкмады дип борчылмагыз. Кайчакта бу урын бер елдан соң да ботакка үрләргә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100