Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатирлы булам дип алданмас өчен нишләргә?

Өлешләп төзү турында килешүдә нәрсәне истә тотарга кирәк? Сорауга Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе президенты Андрей Савельев җавап бирә.

news_top_970_100
Фатирлы булам дип алданмас өчен нишләргә?

Беренчедән, төзүченең эшенә анализ ясарга кирәк. Кайчаннан төзи, репутациясе нинди, күпме объект төзегән. Интернетта бәяләмәләрне карарга кирәк. Һәр “туңдырылган” йорт буенча теге яки бу төркемдә, социаль челтәрләрдә, реклама мәйданчыкларында фикер алышуларны табарга була. Шулай ук. төзелеш ничек барганын, куркынычсызлык ни дәрәҗәдә үтәлгәнен карарга кирәк. Хәзер күп кенә төзүчеләр төзелеш мәйданчыгына үткәрми. Әгәр сез җиңел генә узгансыз, сезне беркем туктатмаган икән, мин инде объектны төзү сыйфаты турында уйланыр идем. Димәк, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре бозыла дигән сүз.

Риэлторлар гильдиясендә без төзүчеләр белән эшләргә мөмкинлек бирә торган бер корал эшләдек. Бу төзелеш объектлары базасында бары тик ышанычлы төзүчеләр генә кертелгән. Ягъни, сез риэлторлар гильдиясенең теләсә кайсы әгъзасына мөрәҗәгать итеп, алар сезгә ышанычлы объект сайлап бирәчәк. Бу корал риэлторлар өчен генә түгел, халык өчен дә файдалы. Риэлторлар гильдиясе әгъзасыннан сез яңа йорт турында бушлай консультация ала аласыз. Аларның хезмәте өчен түләргә кирәкми, моны төзүче түли. Яңа йорт кирәк икән, риэлтор нинди төзүче кайсы ягы белән кызык, нинди проектлар, нинди бәяләр турында сезгә бушлай сөйләячәк. Без моны ике ел элек кертеп җибәрдек, хәзер ул шактый уңышлы эшли.

Шулай да, хәзер халык уяуракмы соң?

Әйе. Халык саграк карый башлады. Элек 5-6 ел элек безнең базарда өлешләп төзү законнарыннан читкә тайпылучылар еш күренде. Төзүчеләр алдан килешү, инвестиция кертү кебек “күләгәле” эш алып барды. Хәзер мондый төзүчеләр аз. Кешеләр дә юридик яктан белемлерәк була бара, хәер, яңа технологияләр үсеш алу белән беррәттән, мошенниклар да белемлерәк, хәйләкәррәк. Ел саен без мошенниклыкның яңа схемаларын күрәбез. Документлар чын булган очраклар да була. Берничә ел элек гильдия әгъзаларының берсе шундый бер очракны фаш итте. Фатирга документлар чын, ә паспорт ялган. Кешеләр паспортны ялганлап ясап, теркәү палатасында документлар дубликатын ясатып, чит кеше фатирын сатарга омтылган. Шөкер, риэлтор уяулык күрсәтеп, паспортын тикшереп, паспорты ясалма икәнен ачыклаган. Паспорт хуҗасы үзе үлгән булып чыккан.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100