Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эсседә үз-үзеңне ничек тотарга?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә.

news_top_970_100
Эсседә үз-үзеңне ничек тотарга?
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Кызуда, иң беренче чиратта, физик активлыкны киметергә һәм сыеклык эчүне арттырырга кирәк. Бигрәк тә өлкәннәргә суны ешрак эчәргә кушыла. Эсседә алкоголь, спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә.

Кояш тәэсиренә тиз бирешүчән кешеләргә артык кызу вакытта - 12 - 18 сәгатьләрдә - ачык һавага чыкмыйчарак тору хәерле. Кием сайлаганда, җиңел һәм табигый тукымадан тегелгәннәргә өстенлек бирү киңәш ителә. Баш киеме кимичә чыкмаска тырышырга кирәк, дип җиткерә ведомство.

Туклануга килгәндә, Сәламәтлек саклау министрлыгы майлы, баллы һәм авыр эшкәртелә торган ризыкларны артык кулланмаска киңәш итә. Төп ризыклар - бик кайнар булмаган җиңелчә ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш.

Мөмкин булганда, сулыклар тирәсендә булу яхшы. Балаларга ярты сәгать саен зурлар күзәтүендә су коену тәкъдим ителә.

Авыруларга даруларны үз табиблары белән киңәшеп куллану яхшырак. Кызуда диуретик, антихолинергетик һәм нейролептик куллану куркыныч тудыра.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100