Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эштә флирт нәрсә китереп чыгарырга мөмкин?

Эштә флирт нәрсә китереп чыгарырга мөмкин?

news_top_970_100
Эштә флирт нәрсә китереп чыгарырга мөмкин?
Эш урынында кызлар белән егетләр, ирләр белән хатыннар арасында шаярту - флирт җитди борчулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Мәсәлән, Көнбатыш илләрендә хатын-кыз хезмәттәшенә артык игътибар иткән ир-атны "харассмент"лыкта гаеплиләр. Бу очракта ир-атның карьерасында җитди проблема булачак, аның эше судка ук барып җитәргә мөмкин. Бу турыда заманча этикет һәм хезмәт протоколы буенча эксперт Татьяна Баранова сөйләгән. 

"Әгәр элек без моңа күз йома алсак, елмаеп кына куйсак, Көнбатышта исә бу бик җитди проблемага әверелде", - дигән Татьяна Баранова. 

Аның сүзләренчә, аеруча игътибарлылык, галантлылык белән бик сак эш итәргә кирәк. Бар очракта да чикләр һәм кысалар булырга тиеш. Юкса, эш судка барып җитүе ихтимал. 

  • Харрасмент икенче төрле бәйләнү дип атала. Ул сүз белән кимсетү, янау, дорфа шаярту, түбәнсетү, оятсызлык буларак кабул ителә. Моңа үбү, чеметкәләп алу, суккалау кебек гамәлләр дә керергә мөмкин. Бу очракта бәйләнү төшенчәсе җенси мәгънәдә генә каралмый.
Баранова 2018 елның җәнҗалларга бай булуын искә төшергән. Ул Intel гендиректоры һәм "Медуза" сайтының баш редакторы шул сәбәпле эштән китүен әйткән. 

"Моңа кадәр кайберәүләр эш бара, хезмәткәрләр арасында мөнәсәбәт нинди булса да ярый дип караса, элегрәк җиңелчә интрига буларак кабул ителгән хәлләр хәзер бик җитди борчу китереп чыгаруы бар", - дигән Баранова. 

Американың Intel компаниясе гендиректоры компаниядә эшләүче бер хезмәткәр белән мөнәсәбәткә кергән. Ә бу хәл оешма кагыйдәләренә туры килми икән. Шуңа күрә җитәкчене алмаштырганнар. 

2018 елның ноябрендә "Медуза"ның баш редакторын бәйләнүдә гаепләделәр һәм ул эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Басманың туган көненә багышланган корпоратив кичәсендә баш редакторны бер хезмәткәрнең хатынына карата үзен дөрес тотмаган дип кабул иткәннәр. Бу хәл турында һөнәри тирәлектә дә күп фикерләшкәннәр. 2019 елның мартында "Медуза"ның генераль директоры баш редакторның кабат үз вазифасына кайтуын хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100