Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчекле "сырок"ның кайсыларын сатып алырга киңәш ителми?

«Росконтроль» оешмасы тикшерү уздырган һәм җиде төрле «сыроклар»ның берсен дә сатып алмаска киңәш итә.

news_top_970_100
Эремчекле "сырок"ның кайсыларын сатып алырга киңәш ителми?

«Росконтроль» оешмасы эремчекле «сыроклар»ның җиде төрен тикшергән. Аларның бишесе куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре оешманың сайтында чыкты.

Белгечләр җиде үрнәкнең бишесендә чүпрә күләменең артык булуын ачыклаган. Мәсәлән, «Советские традиции» маркасында чүпрә 14, «Ростагроэкспорт"та — 140, ә «Ностальгия» маркасында — 150 мәртәбә артык. «Билла» һәм «Б. Ю. Александров» маркаларында чүпрә 5,5 һәм 2 тапкырга артып киткән.

«Ностальгия», «Ростагроэкспорт», «Советские традиции», «Билла» и «Б. Ю. Александров» «сыроклары»н «РостАгроКомплекс» компаниясе җитештерә, диелә «Росконтроль» хәбәрендә.

Чүпрәгә тикшерүне «Свитлогорье» һәм «Творобушки» «сыроклары» да узган. Икенче үрнәктә сорбин кислотасы булуы ачыкланган. Әлеге консервант «сырок» составында булырга тиеш түгел. Бары тик «Свитологрье» «сырогы» гына барлык күрсәткечләр буенча куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Ләкин белгечләр аның төргәгенә карата дәгъва белдергән. Ул саклаганда яки сатылган вакытта тиз зарарланырга мөмкин.

«Росконтроль» тикшерү узган җиде маркадагы «сырокларның» берсен дә сатып алмаска киңәш итә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100