Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эленеп төшкән битне тарттыру өчен 3 күнегү

Эленеп төшкән битне тарттыру өчен 3 күнегү

news_top_970_100
Эленеп төшкән битне тарттыру өчен 3 күнегү

Күнегүләрне һәр көн саен 6-10 тапкыр 10-15 секунд эшләргә кирәк.

Яңакларны тарттыру өчен

Тешләр күренерлек итеп елмаегыз да, ирен читләрен өскә таба тартыгыз. Яңакларның ничек көчәнгәне сизелергә тиеш. Берничә күнегүдән соң яңак тирәләре матурланып китәчәк. Күнегүне бераз катлауландырырга теләсәгез, шушы торышта башны артка таба чөяргә кирәк.

Икенче иякне бетерү

Авызны ябып телне өске тешләргә кадәр күтәрегез һәм көч белән телегезне аңкауга терәп бастырыгыз. Ияк асты өлешенең ничек эшләп киткәнен сиздегезме? Бер айлык даими күнегүләрдән соң ул юкка чыгачак.

Борын-ирен җыерчыгын бетерү өчен

Йокы килгән вакытта иснәгән кебек авызыгызны ачыгыз. Ә хәзер өске иренне аска тартырга кирәк. Яңакларның “эшләгәне” сизелергә тиеш. Бу хәрәкәт шулай ук эчке ике мускулны да көчәндерә. Бу мускул ияк астындагы җыерчыклары да бетерергә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100