Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Электроэнергия урлаган өчен җәза ни дәрәҗәдә кырысланды?

Электроэнергия урлаган өчен җәза ни дәрәҗәдә кырысланды?

news_top_970_100
Электроэнергия урлаган өчен җәза ни дәрәҗәдә кырысланды?
РФ Хөкүмәте электроэнергия һәм җылылыкны урлаган өчен җәзаны кырысландырды. Бу хакта административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертелде. 

Электрочелтәргә һәм җылылык челтәренә рөхсәтсез беренче тапкыр ялганган өчен штраф элеккечә кала. Шәхси затларга 10-15 мең сум штраф, җитәкчеләргә 30-80 мең сум, яки 2 елга кадәр вазифасыннан азат итү, юридик затларга - 100-200 мең сум штраф.

Икенче тапкыр шундый ук хокук бозган өчен штраф арта. Бу очракта шәхси затларга штраф 15-30 мең. Вазифаи затларга штраф 80-200 мең, 3 елга кадәр дисквилификация, юридик затларга штраф 200-300 мең. 

"Россеть" мәгълүматлары буенча электроэнергия урлап тотылган кешеләрнең 8 проценты кабат бу хокук бозуга барган. Минэнерго мәгълүматлары буенча рецидив күпкә югарырак - 18 процент. 

Бу канун энергия уралуны киметер дип уйлыйлар. Социаль челтәрләрдә җәзаның катгыйлануын "һава өчен дә штраф саласы калды инде" дип бәяләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100