Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диванга түгелгән "зеленка" табын ничек бетереп була?

Әлеге мәсьәләне хәл иткәндә, гаеплене ачыклауга вакыт әрәм итмичә, бергәләшеп тиз генә тап чистартырга керешергә кирәк.

news_top_970_100
Диванга түгелгән "зеленка" табын ничек бетереп була?

Яшел суның (зеленка) йорт җиһазларына тамып, аларның бар ямен бозу – сирәк очрак түгел, чөнки совет чорында гадәткә кергән бу дәвалау чарасы әле һаман да йортларыбызда бар һәм халык аны актив куллана.

“Диваныбызны яңа тукыма белән төреп тектек. Бер атна да узмады, ирем шул диванга яшел су түкте: тамызмады, ә флаконы белән агызды. Бу тапны ничек тә булса бетереп буламы?” – дип сорау биргән «Челнинские известия» укучысы.

Әлеге бәладан котылу чарасы бар:

1. Төсле киемнәрдән тап чыгара торган йорт-көнкүреш химиясе чаралары кирәк. Алар булмаса, савыт юа торган сыекчаны яки кер юу порошогын су белән кушыгыз. Күбек ясап, шуның ярдәмендә тиз генә диваннан тапны сөртегез. Тап артык зур булса, берьюлы берничә кеше чистартсын.

2. Тора-бара яшел су диванга сеңә башлаячак һәм күбек кенә ярдәм итмәячәк. Бу очракта нашатырь спирты ярдәмгә килер. Ул бик зур күләмдә таләп ителәчәк. Шуңа күрә аны куллана башлау алдыннан йөзегезгә респиратор һәм кулыгызга перчаткалар кияргә туры килер. Эшләгәндә, тәрәзәләрегезне ачыгыз, йорттан балаларны һәм хайваннары чыгарып торыгыз.

3. Кабат күбек ясап, нашатырьның калдыкларын юыгыз. Аннары чиста суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

4. Эш тәмамлангач, бүлмәне яхшылап җилләтегез. Бу бүлмәдә ким дигәндә бер төн йокларга ярамаячак.

Йортыгызда нашатырь спирты булмаса, салицил спирты яки водород перекисен кулланырга мөмкин. Тик перекись барлык тукымаларны да чистартмый, шуңа күрә йортыгызда яшел су бар икән, янәшәсендә нашатырь спирты да торсын.

Гел юкта тапка серкә яки ацетон тамызып чистартырга мөмкин, тик алар диван тукымасын яки төсен бозачаклар.

Әлеге мәсьәләне хәл иткәндә, гаеплене ачыклауга вакыт әрәм итмичә, бергәләшеп тиз генә тап чистартырга керешергә кирәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100