Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дача йортына пропискага кереп буламы?

Киләсе елдан Россиядә бакча йортка прописка кереп, ягъни рәсми рәвештә теркәлеп булачак.

news_top_970_100
Дача йортына пропискага кереп буламы?

Киләсе елга Россиядә бакчачылык ширкәтләрендә төзелгән йортларда теркәлеп булачак. Шул хактагы закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

1 гыйнвардан башлап, бакчачы үзенең дача йортына торак милек хокукын терки ала. Шуннан соң бирегә пропискага керү — рәсми рәвештә теркәлү мөмкинлеге була.

Моннан тыш, бакчачылык ширкәтенә керү өчен взнос түләргә кирәк булмый.

1 гыйнвардан бары тик ике төрле взнос кына кала. Әгъза буларак һәм максатчан кертем түлисе булачак.

1 гыйнвардан башлап теркәлгән гомуми милек бакчачыларның гомуми өлешле милеге була. Кеше бакчачылык ширкәте әгъзасы булу-булмауга карамастан, гомуми милектә аның да өлеше була.

Гомуми милекне куллануны беркем дә чикли алмый. Шлагбаум, керү өчен түләү билгеләү законсыз була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100