Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяның төрле илләрендә нинди кызыклы һәм мәгънәсез законнар бар?

Дөньяның төрле илләрендәге кайбер законнар аңлаешсыз сәбәпләр аркасында һаман да гамәлдә. 

news_top_970_100
Дөньяның төрле илләрендә нинди кызыклы һәм мәгънәсез законнар бар?

1. Согуд Гарәбстанында хатын-кызларга машина йөртү закон тарафыннан тыелган.

2. АКШның Алабамы штатындагы Мобил шәһәрендә конфетти чәчү һәм аэрозоль серпантиннан сиптерү законсыз.

3. Дубайда никахсыз мөнәсәбәтләр өчен бер елдан артыкка иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

4. Филиппинда гаделсез рәвештә кемгәдер бәйләнәсез икән, сезне гаепләргә мөмкиннәр.

5. Ике илдә - Филиппинда һәм Ватиканда - аерылышу законга каршы бару булып санала.

6. Таиландта акчага аяк белән басу закон тарафыннан тыелган.

7. Сингапурда сагыз саткан өчен 1000 доллар штраф салалар. Сагызны төкерү шулай ук законсыз һәм моның өчен кулга алырга мөмкиннәр.

8. 2012 елда Кытайда олы балалалар әти-әниләре янына еш барырга тиеш дигән закон кбаул иткәннәр. Шулай ук аларга ата-аналарының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү дә йөкләнгән.

9. Көньяк Каролинада “шаярып тәкъдим ясауны” тыя торган закон бар. Аның нигезендә 16 яшьтән зуррак бер кешегә дә, әгәр нияте юк икән, тәкъдим ясау тыела.

10. АКШның Айова штатында мыклы ир-ат кеше алдында хатын-кызны үбәргә тиеш түгел.

11. Бөекбританиядә шикле очракларда сөләйман балыгын ялан кул тотарга ярамый.

12. АКШның Вирджиния штатында ир-ат хатынын ятакта этәргә хокуклы түгел.

13. Бөекбринатиядә йорт хайваннарына король йортындагы хайваннар белән пар булу тыелган.

14. АКШның Юта штатында ир кеше хатынының гамәлләрене өчен җаваплы. Тик хатыны бу гамәлләрне кылган вакытта янында булса гына.

15. Һиндстанның кайбер өлешләрендә бурычлары булган ир-ат, әҗәте түләнеп беткәнче үзенең хатынын тәкъдим итеп тора ала.

16. Грециядә өйләнергә теләгән һәркем газетада яки шәһәр администрациясенең белдерүләр тактасында никахлашу турында белдерү бастырырга тиеш.

17. Франциядә үлгән кешегә өйләнү законсыз булып санала.

18. Гонконгта хатын-кыз иренең үзенә хыянәт иткәнен белсә, аны үтерергә хокуклы. Тик ул аны “ялан” кул, бернәрсәсез үтерергә тиеш.

19. Бөекбританиядә исерек хәлдә сыер белән идарә итү тыелган.

20. АКШның Флорида штатында пәнҗешәмбе көннәрендә 18:00 сәгатьтән соң, җәмәгать урыннарында газ чыгару тыелган.

21. Бөекбританиядә закон буенча, тотылган теләсә нинди кит яки кырпы балыгы королева милке булып санала.

22. Самоада хатыныңның туган көнен оныту законсыз.

23. Италиядә, Туринда хуҗалар этләрен урамга көненә өч тапкыр алып чыгарга тиеш.

Төрле илләрдәге көлкеле законнар

24. Гонолулуда (АКШ) кояш баеганнан соң кычкырып көлү тыелган.

25. Австралиянең Виктория штатында, әгәр сез квалификацияле электрик түгел икән, лампочка алыштыру тыелган.

26. Бангладешта 15 яшьтән зуррак балаларны имтиханда шпаргалка кулланган өчен төрмәгә җибәрергә мөмкиннәр.

27. АКШның Флорида штатында аерылган яки тол калган хатыннарга якшәмбе көннәрендә парашюттан сикерү тыелган.

28. Швейцариядә кичке 22:00 сәгатьтән соң бәдрәфне юдырып, су агызу тыелган.

29. Кытайда кеше университетка керсен өчен акыллы булырга тиеш дигән закон бар.

30. Франциядә дуңгызга Наполеон исеме кушарга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100