Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт хезмәтендегәләргә өстәмә түләү кертергә җыеналар

Дәүләт хезмәтендегәләргә өстәмә түләү кертергә җыеналар

news_top_970_100
Дәүләт хезмәтендегәләргә өстәмә түләү кертергә җыеналар
Россиядә дәүләт хезмәтендәге кешеләргә яңа өстәмә түләү кертергә җыеналар. Бу турыда "Российская газета"га Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иткәннәр. 

Президентның дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һөнәри үсеше турындагы указын гамәлгә ашыру өчен, ведомство яңа проект эшләгән. Бу проектта дәүләт хезмәтендәге кешеләр өченә остазлык тәртибен билгеләячәкләр. Шулай итеп, остазлык иткән дәүләт хезмәткәрләрен кызыктырмакчы булалар. Моның өчен аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге бәяләнәчәк, диелә бу хәбәрдә.

"Шундый җаваплы эшчәнлекне төгәл һәм нәтиҗәле итеп башкарган өчен, остазга матди булмаган бәяләүдән тыш (остазның нәтиҗәләрен тану, аңа рәхмәт белдерү), финанс ягыннан да бәяләү каралачак. Бу - айлык окладның 30 проценты кадәр күләмдә булырга мөмкин", - дип аңлатканнар Хезмәт министрлыгында. 

Мәсәлән, әгәр федераль министрлыкта эшләүче бүлек җитәкчесенең оклады 6471 сум булса, остазлык өчен аңа аена 1941 сум түләүләре ихтимал, дип ачыклык керткәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100