Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Cосиска кабыгын кайчан чистартырга: пешергәнчеме, әллә пешергәчме?

Сосиска һәм сарделька кебек колбаса ризыклары әзер продукт булып санала.

news_top_970_100
Cосиска кабыгын кайчан чистартырга: пешергәнчеме, әллә пешергәчме?

Сосискаларның ике төре була. Бер төре — натураль тышлыкка тутырыла, икенче төре — полиэтилен тышлык эченә салына. Натураль тышлыктагы сосискаларны чистартмыйлар. Кабыклы килеш, суга салып пешерәләр. Натураль тышлыкны ашарга да ярый. Сосиска пешерү нечкәлекләре турында "Челнинские известия" сайты язды.

Полиэтилен тышлыктагы сосисканы пешерер алдыннан чистарту хәерле. Әгәр мондый сосисканы тышлыгы белән бергә пешерсәң, ул ябыша һәм чистарту уңайсыз була. Полиэтилен тышлыкны чистартканда, пешкән сосиска җимерелеп тә бетәргә мөмкин.

Сосисканы ничә минут пешерергә? Технологлар әйткәнчә, сосиска һәм сарделька кебек колбаса ризыклары әзер продукт булып санала. Шуңа күрә аларны кайнар булсын өчен генә пешереп алалар.

Дөрес итеп пешерү өчен, сосиска яки сардельканы кайнап торган суга 1–1,5 минутка салып алырга кирәк. Әгәр бу продуктлар туңдырылган булса, аларны эретергә дә кирәкми. Туңдырылган сосисканы бер-ике минутка озаграк пешерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100