Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй пакетында ничек итеп рассада үстерергә?

Чәй пакетында ничек итеп рассада үстерергә?

news_top_970_100
Чәй пакетында ничек итеп рассада үстерергә?
Кулланылган заваркалы чәй пакеты торф табелкаларына менә дигән алмаш. Анда утыртылган үсемлек ашлау таләп итми һәм аның тамыр системасы яхшы үсә. Мондый пакетлар бигрәк тә вак орлыкларны чәчү өчен уңайлы. 

Рассада өчен чәйнең теләсә нинди сорты ярый. Шулай да хуш исле кушыламалары булмаган кара чәй сайлау яхшырак. Кулланылган пакетны киптерергә, ә соңыннан яхшылап кына беркетелгән линияләрен кисеп алырга кирәк. Пакетка туфрак салабыз һәм берничә орлыкны төртеп куябыз (алга таба зәгыйфь үсентеләрне йолкып алу өчен). Булачак рассадалы пакетларны бер-берсенә тыгызлап контейнерга урнаштырабыз һәм бераз җылымса су сибәбез. Контейнерны җылы һәм якты урында сакларга кирәк. 

Рассаданы шул ук пакетлары белән утыртырга була. Тамырлар пакетның материалын җиңел генә тишеп чыгачак. Ләкин яхшырак нәтиҗәгә ирешү өчен пакетларны бераз ертырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100