Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүпрәле камыр ни сәбәпле күпермәскә мөмкин?

Онны бүлмә температурасына кадәр җылытып алырга, камыр кулга ябышмый башлаганчы, яхшылап басарга кирәк. 

news_top_970_100
Чүпрәле камыр ни сәбәпле күпермәскә мөмкин?

Әчегә камыр кую өчен, аның составына чүпрә кушыла. Әгәр камырга дигән он иләнмәгән булса, су һәм сөт салкын булса — камыр күпермәскә мөмкин. Мондый камырдан пешергән ризыклар да тәбәнәк була, мул иттереп күпереп пешми.

Әчегә куелган камырны өч сәгатьтән артык җылыда тотсаң да, ризыклар күпереп пешми. Чөнки камырда әче сөт бактерияләре артып китә.

Чүпрәле камырны суыткычта тотып күпертә торган рецептлар да бар. Суыткычта тотып күперткән камыр ризыклары үзенчәлекле булып, тишемнәре зур булып пешә.

Коры чүпрәне кечкенә пакетларда гына алу хәерле. Ачылган пакетта калган чүпрә сүлпәнләнә. Мондый чүпрә салынган камыр яхшылап күперми.

Коры чүпрәне камырга он белән бутап кушарга кирәк. Сыеклыкка коры чүпрә салып җибәрсәң, ул төерләнеп калырга, эремәскә мөмкин.

Камырга майсызрак сөт салу хәерле. Майлы камыр, краннан гына агызып салынган су да камырны боза.

Камыр куйганчы, онны бүлмә температурасына кадәр җылытып алырга кирәк.

Онны бик күп итеп салып, каты итеп баскан камыр да күперми, ризыклар да бик тыгыз, каты булып пешә.

Арыш оны өстәп пешергән камыр да бик артык күперми. Ләкин арыш оны салынган камыр ризыклары йомшак булып пешә.

Камырга майны артык күп салсаң да, күпермәскә мөмкин.

Коры чүпрә урынына тере чүпрә алып, аны башта аерым савытта күпертеп кушсаң, ризыклар мул булып күпереп пешәр.

Камырны кулга ябышмый башлаганчы, яхшылап басарга кирәк. Онны артык салу кирәкми. Баса торгач камыр үзеннән-үзе тыгызлана, савыт стеналарына ябышмый башлый. Менә шул чакта камыр әзер, аны күпертергә куярга була дигән сүз.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100