Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы тол калган хатынга яңа гаилә корудан ничек курыкмаска?

Ир-атлар тол хатыннарга өйләнүдән курыкмый, чөнки алар зирәк, тормыш алып бара белә, ди психолог-консультант. 

news_top_970_100
Өч балалы тол калган хатынга яңа гаилә корудан ничек курыкмаска?

– 4 ел элек ирем юл һәлакәтендә вафат булды. Мин өч бала белән калдым. Бу югалтуны бик авыр кичердек. Тормышны бер ялгызым алып бардым. Күптән түгел хезмәттәшем миңа игътибар күрсәтә башлаган иде, яхшы гына аралашып киттек. Ул безгә даими ярдәм итә. Өйләнешергә телибез, ләкин ул шундый зур җаваплылыкны үз өстенә алмас дигән куркуым бар (Мария, Чистай районы)

Сорауга психолог-консультант Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.

– Бу куркуны, шикне үзегездә тотмагыз. Ирегез булачак кеше белән барысын да уртага салып сөйләшегез. Балаларыгызның да фикерен белегез.

Һәрберсен тыңлаганнан соң, ниндидер уртак фикер булдырып, бу шикләрдән котылырсыз. Куркудан арыну өчен иң яхшы дәва – теләгән соравыңа җавап алу.

Сезнең яңа гаилә корып, бәхетле хатын булырга тулы хокукыгыз бар. Янәшәгездә тормыш шатлыгын да, авырлыгын да бүлешерлек кешегез булганда, барлык куркуларыгыз да юкка чыгар, дип уйлым.

Ир-атлар тол хатыннарга өйләнүдән курыкмый, чөнки алар зирәк, тормыш алып бара белә.

Әлбәттә, яңа гаиләдә ызгышлар да булырга мөмкин. Бу – гадәти хәл. Бу очракта яңа гаиләне таркатмас өчен сездән зирәклек сорала: ике ирне чагыштырып, яңасын хурламаска кирәк. Беренче никахыгызда булган барлык уңай тәҗрибәгезне яңа гаиләгездә куллансагыз, сезгә тиңнәр булмаячак.

Гаиләдә аңлашып яшәү бар икән, авырлыклар җиңел хәл ителәчәк. Үз фикереңне әйтергә курыкмаска, якыннарың белән уртаклашырга кирәк.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100