Былтыр булмаган, ә быел Россиядә әбиләр чуагы булачакмы?

1 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Михаил Захаров
Быел Россиянең Европа өлешендә әбиләр чуагы булыр дип көтелә. Синоптиклар шулай фаразлый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, былтыр безнең илдә әбиләр чуагы булмый калган. "Ышанычлы итеп әйтәбез: әбиләр чуагы быел була", - дигән ул матбугат конеренциясендә.

"Кызу һава торышы көтеп утырмаска кирәк. Без бит субтропик киңлектә яшәмибез", - дигән Вильфанд.

"Август салкын ай кебек башланды, ләкин ул норма тирәсендә иде. Әгәр 1 июньнән 31 августка кадәр температураның уртача күрсәткечен исәпләп чыгарсак, Мәскәүдә температура фоны ярты градуска нормадан югарырак булды", - дигән синоптик.

Роман Вильфанд матбугат конференциясендә Александр Пушкин шигырен цитата итеп китергән: "Но наше северное лето, Карикатура южных зим, Мелькнет и нет: известно это, Хоть мы признаться не хотим".

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла