Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быелгы грипп эпидемиясе кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Тагын ике атна түзәсе калды, дип сөйләгән Россиянең сәламәтлек саклау министры.

news_top_970_100
Быелгы грипп эпидемиясе кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Быел грипп эпидемиясе апрель урталарында бетәчәк. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова Беренче каналга биргән интервью вакытында сөйләде, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Тагын ике атна түзәсе калды. Шуннан соң грипп платога (тигезлеккә) чыга һәм кими башлый. Апрель урталарында ул тулысынча бетәчәк. Эпидемиянең дәвамлылыгы гадәттәгечә — 12–14 атна. Без инде платога җиттек, бераз гына калды, шуннан соң кими башлый», — дигән ул.

Вероника Скворцова сүзләренчә, грипп белән авыручылар һәм үлүчеләр саны вакцинация ясау нәтиҗәсендә кимегән. «2006 елдан башлап, 12 ел эчендә грипп белән авыручылар саны унөч тапкыр чамасы кимеде. Грипптан үлүчеләр саны егерме тапкыр диярлек кимеде. Вакцинация 2,5 тапкыр чамасы арту хисабына шундый күрсәткечләргә ирешелде», — дигән министр.

Сәламәтлек саклау министрлыгы моңа кадәр игълан иткән фаразлар буенча, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлыктан артмаячак. Чөнки быелгы вакциналарда актуаль штаммнар булдырылган.

Скворцова сүзләренчә, хәзерге вакытта илнең биш федераль округында грипп белән күпләп авырыйлар. «Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Төньяк Кавказ, Төньяк-Көнбатыш округлары территориясенең яртысыннан күбрәк өлешендә грипп активлашкан. Ике федераль округта — Үзәктә һәм Идел буенда территориянең яртысыннан кимрәк өлешендә грипп белән авырыйлар. Көньяк федераль округта грипп белән авыручылар урыны-урыны белән генә ачыкланган», — дип сөйләгән министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100