Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел йолдызлар атылганны кайчан күзәтергә була?

Быел йолдызлар атылганны кайчан күзәтергә була?

news_top_970_100
Быел йолдызлар атылганны кайчан күзәтергә була?
12сеннән 13 августка каршы төндә Төньяк ярымшарда яшәүчеләр Персеида метеор агымын күрә ала. Бу йолдызлар атылуы дөньяның иң матур космик күренешләре исемлегендә. Персеида метеор агымыннан тыш апрель аендагы Лирида һәм декабрь Геминидын гына шушы исемлеккә кертәләр.

Иң күп йолдыз атылу 23:00 сәгатьтән 00:00 сәгатькә кадәр булачак. Йолдыз атылу 20 августка кадәр дәвам итә.

Халыкара метеор оешмасы фаразы буенча, пик вакытында бер сәгатькә 100 метеор атылачак. Әмма 15 августта ай тула, шул сәбәпле, күкнең бер өлешен күреп булмаячак. Билгеле, йолдыз атылганны көн аяз булганда гына карап була.

Персеида метеор агымы кешелеккә инде күптән билгеле. Ул хакта безнең эрага кадәр 36 елда ук кытай елъязмаларында хәбәр иткәннәр. 

Персеид метеор агымы ел саен август башында күзәтелә. Җир шары Свифт-Таттл кометасыннан чыккан таш-тузан агымы аша уза. Метеор - атмосферага югары тизлектә килеп керү сәбәпле яныап юк булган таш кисәкчекләре. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100