Быел кыш нинди булачак?

19 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Михаил Захаров
Казан университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, гасыр азагында республикада температура җәен 6–7 градуска һәм кышын 8 градуска күтәрелергә мөмкин.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда киләсе кыш — уртача статистик, ә явым-төшем нормадан бераз күбрәк булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев әйтте, дип хәбәр итә әлеге югары уку йорты матбугат хезмәте.

Профессор сүзләренчә, 1820 елда Казанда еллык уртача температура 2 градустан бераз артыграк булган, ә хәзер ул — 6 градус тирәсе. Россиядә еллык уртача температура — 4,5 градус тәшкил итә.

Юрий Переведенцев Татарстанда климатның җылынуын күзәтелүен, бу күренеш ХХ гасырның 70 нче елларында сизелүен әйтте. Казан университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, гасыр азагында республикада температура җәен 6–7 градуска һәм кышын 8 градуска күтәрелергә мөмкин.

«Климатның җылынуы яхшы кебек тоела. Әмма бу процесслардан табигый катаклизмнар башлана, климат тотрыксыз була башлый», — диде Переведенцев.

Аның сүзләренчә, нигездә, 95 процент очракта күңелсезлекләр метеорология факторларыннан тора, ел саен китерелгән зыян йөзләгән миллиард доллар белән исәпләнә. «Ягъни без телибезме, юкмы, климат белән идарә итәргә кирәк. Парник газларын һавага чыгарып ташлауны кыскарту юлы белән булса да», — диде ул.

Фикерләр








Сорау-җавап

Җир шарында беренче тереклек ияләре кая юкка чыккан?

Галимнәр планетадагы беренче тереклек ияләрен бер күзәнәкле бактерияләр булган дип фаразлый. Алар беркая да китмәгән җир астына төшеп киткән, ди галимнәр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла