Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бавыр өчен иң файдалы җиләк-җимеш нинди?

Бавыр өчен иң файдалы җиләк-җимеш нинди?

news_top_970_100
Бавыр өчен иң файдалы җиләк-җимеш нинди?
Бавырны сәламәт хәлдә тоту өчен кызыл һәм кызылсары төстәге җиләк-җимешләр ашау файдалы. Бу җимешләрдә каротин һәм пектин бик күп. Алар организмдагы кирәксез һәм зарарлы матдәләрне активрак чыгарырга ярдәм итә. 

Нинди җиләк-җимешләрнең бавырны сәламәтләндерүе турында табиб, медицина фәннәре докторы Анатолий Печенка сөйләде дип яза sterlegrad.ru сайты. Белгеч сүзләренчә, бавыр өчен пектин бик файдалы. Организмда сыеклык белән кушылып, пектин гельсыман хәлгә килә. Бу массага пестицидлар, радионуклидлар, авыр металл ионнары һәм күзәнәкләрнең бөтенлегенә зыян салучы башка зарарлы матдәләр "эләгеп кала". 

"Сезонлы җиләк-җимешләрдән абрикос аеруча файдалы. Составындагы пектин компонентлары, витаминнар һәм минераллар аркасында, абрикос матдәләр алмашының агулы продуктларын һәм холестеринны чыгаруда алыштыргысыз ризык. Шулай ук абрикос агуланган вакытта да файдалы", - диде табиб. 

Бавыр белән проблемалар булганда, баллы-әчкелт сортлы абрикос сайларга кирәк. Ләкин, гепатит авыруы бар икән, бу җимешне кулланырга ярамый: абрикостагы каротин бу авыру булганда үзләштерелми. 

Шулай ук абрикостан ясалган смузины бер стакан эчү кеше организмын витаминнарның тәүлеклек нормасы белән тәэмин итә. Абрикосларда клетчатка бик күп, аларны артыгын куллану эчәклекләрнең эшчәнлеген активлаштырырга мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100