Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ни өчен вазифасыннан киткән?

Россия Президенты карары белән Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров билгеләнде.

news_top_970_100
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ни өчен вазифасыннан киткән?
Отставкага киткән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үзенең карары турында республика халкына мөрәҗәгатендә аңлатты. Сәясәтченең мөрәҗәгать тексты “Башинформ”агентлыгы сайтында чыкты.

Рөстәм Хәмитов отставкага китү карарын үзе кабул итүен әйткән. 2019 елда булачак республика башлыгын сайлауларда катнашырга теләмәвен ул “зирәк яшьтәге”төбәк җитәкчеләренең үз вазифаларыннан “лаеклы” рәвештә һәм “уйлап”, низагларсыз – өстән дә, астан да басым ясалмаганда һәм ниндидер гадәттән тыш хәлләр аркасында гына булмыйча, үз вакытында китәргә кирәклеге белән аңлаткан.

Сәясәтче шулай ук бүген дөньяда үзгәрешләрнең зур тизлектә баруына, Федерация субъектлары башлыкларының исә заман таләпләренә җавап бирергә тиешлегенә игътибарны юнәлткән. Үз вазифасын калдыру карары турында әйткәндә :“Яңа командага эш курсына керү өчен, республика халкы ихтирамын яулау өчен, сайлауларга әзерләнү өчен вакыт кирәк”, - дип белдергән. 

Хәмитов Башкортстанда хакимиятне тапшыру тыныч, дәвамчанлыкны саклап башкарылырга тиешлегенә аерым тукталган. Ул төбәк халкына ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткергән, һәрчак аларның тормыш бөтенлеге өчен хезмәт иткәнлеген әйткән. 

Чыгышының азагында ул “барлык очрашулар, әңгәмәләр һәм элемтәләргә һәрчак әзер” булуын, кирәк булган очракта, киңәш бирә алуын һәм карарының дөреслегенә ышануын җиткергән. Сәясәтченең вазифасыннан китү карарын Башкортстан Республикасы көнендә җиткерүе символик төсмергә ия, дип яза "Татар-информ".

Кичә Россия Президенты карары белән Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров билгеләнде. Хәбиров, Башкортстан Башлыгын сайлаганга кадәр, республика җитәкчесе вазифаларын башкарачак.

  • Радий Хәбиров Башкортстанның Ишембай районында туган. 2003-2008 елларда Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе булып эшләде. Хәзергә кадәр Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәре башлыгы булып эшли иде.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100