Бар ризыкны да ашап, тазармыйча яшәп буламы?

8 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
“Рәттән бөтен әйберне ашау һәм шул ук вакытта авырлыкны югалту – бер-ике артык килограммнан интеккән һәркемнең хыялы. “Бөтен нәрсәне ашый” торган диета белән бу мөмкин хәл. Күпчелек диетологлар рационнан углеводларны һәм майларны алып ташларга кирәк дигәндә, монда исә – чамасы белән бар әйберне ашарга ярый”, - дип яза Bild немец басмасы Марион Грилльпарцер диетасы турында. Фрау Грилльпарцер үзен “экотрофолог", ягъни “өйдә экологик туклану” белгече дип атый. Бу хакта “Российская газета” яза.

Басма язуынча, “организмга бар нәрсәне дә бирергә кирәк, шул вакытта ул үзенә кирәкмәгәннән – май катламыннан арына башлаячак”. Гомумән, бар нәрсә дә рөхсәт ителә, әмма төгәл комбинациядә, “1-2-3” формуласы буенча: бер өлеше углеводлар, ике өлеше аксымнар һәм өч өлеше яшелчәләр. Углеводлар табигый дөге, арыш ипие, “аль денте” халәтенә кадәр пешерелгән макарон (ахырга кадәр пешерелеп бетмәгән, бераз гына катырак булып торган) һәм кабыгы белән пешерелгән бәрәңге булырга мөмкин. Яшелчәләр белән бергә алма, җиләкләр һәм цитруслар да ашарга була.

Шулай да бу диета авторы бераз гына шаярта. Әлеге “бар нәрсәне дә ашый торган диета”дан кайбер ризыкларны төшереп калдырырга кирәк – бодайның йомшак сортларын, арзанлы үсемлек майларын, колбаса һәм газлы суларны.

Бу ничек эшли соң? “Май яндыруның” беренче ике көнендә су, яшел чәй, яшел сумзилар һәм җылы ашлар гына кабул итәргә туры киләчәк. Соңыннан өч тапкыр ашауга күчәргә кирәк. “Ашказанын дөрес тутыру” өчен һәр ашаганда 600 грамм ризык ашарга кирәк. Ашау арасында яшелчәләр капкалап алырга була.

Атнасына өч мәртәбә кич яки иртән углеводлар ашауны чикләргә кирәк. Бу 16 сәгатьлек “разгрузочный” көн ясау өчен кирәк. Әгәр алдагы көнне углеводларны күбрәк ашаган булсагыз “разгрузочный” көн бигрәк тә мөһим. Әгәр атнасына бер-ике мәртәбә Болоньезе соусы белән спагетти ашап алсагыз, әллә ни куркыныч юк. Әмма стрессны шоколадлар, ак ипи һәм кайнатма белән җиңәргә кирәкми.

“Программа сезне тук һәм бәхетле итәргә тиеш”, - диелә хәбәрдә.

Грилльпарцер алга китү дүрт атнадан соң ук сизеләчәк дип ышандыра. Ә иң мөһиме – телевизор карап ятудан хәрәкәтчән яшәү рәвешенә күчәргә кирәк. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла