Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банклардан сатып алынган алтын һәм көмеш тәңкәләр керем китерәме?

Банклардан сатып алынган алтын һәм көмеш тәңкәләр керем китерәме?

news_top_970_100
Банклардан сатып алынган алтын һәм көмеш тәңкәләр керем китерәме?
Банкларда күрәсездер - алтын һәм көмеш тәңкәләр сатыла. "Булган акчага шуны сатып алсам, соңыннан керемле итеп сатып булыр микән?" дип уйлаганыгыз да бардыр.

Бу сорауга җавапны "Российская газета" аша эксперт Надежда Иванова бирә:

"Кыйммәтле металлардан тәңкәләр сатуны Россия Банкы оештыра. Аларны халыкка банкларда саталар. Мондый тәңкәләрнең тарихи даталарга һәм шәхесләргә багышланганнары яки инвестицион максаттан сатылганнары бар.

Хәтер тәңкәләре (памятные монеты) берничә данәдән башлап берничә мең данәгә кадәр тираж белән чыгарыла. Мәсәлән, футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан чыгарылган тәңкәләрне хәтерлисездер.

Хәтер тәңкәләрен банклар номиналь бәядән кыйммәтрәк бәягә сата. Ул сумма кыйммәтле металл бәясеннән, тәңкәне чыгаруга тотылган чыгымнан тора, бәягә банк комиссиясе дә өстәлә, чөнки банклар, аларны сатып, акча эшли. Шуңа күрә хәтер тәңкәләрен инвестиция буларак сатып алу керемле дә, чыгымлы да булырга мөмкин. 

Инвестицион тәңкәләр исә бик зур тиражлар белән чыгарыла, аларның бәясе составта булган кыйммәтле металл күләменә карап куела.

Иң билгеле инвестицион тәңкәләр - 1975-1982 еллар аралыгында чыгарылган алтын червонецлар. Ул тәңкәләрдә 8,603 грамм 900 пробалы чиста алтын бар. 1995 елда чыгарылган "Соболь" тәңкәләрендә исә 31,1035 грамм 925 пробалы көмеш бар.

Ел саен Россия Банкы сатуга "Георгий Победоносец" инвестицион тәңкәләрен чыгара, ул алтын һәм көмеш вариантларда бар. Алтын тәңкә 2006 елда чыгарылган, составында 7,78 грамм 999 пробалы алтын бар. Көмеш тәңкә 2009 елда чыгарылган, составында 31,1 грамм 999 пробалы көмеш.

Моннан тыш, банкларда чит ил кыйммәтле тәңкәләрен алып була.

Инвестицион тәңкәләрнең кулай ягы шунда: аларны банклар кире дә сатып ала. Алтын һәм көмеш котировкаларын күзәтеп барып, тәңкәләр кыйммәтләнгән чагында аларны кире банкка сатып була. Еллар дәвамында аларның бәясе берничә тапкырга артырга да, кимергә дә мөмкин. Әгәр кыйммәтле металлдан эшләнгән тәңкә сездә 3 елдан артык булган икән, аны сатканда 13% НДФЛ алып калына.

Алтын һәм көмеш котировкаларын, мәсәлән, Яндекс сайтыннан карап барсагыз була. Адресы: https://news.yandex.ru/quotes/10.html 

Банкларда шулай ук акчаны "алтын" хисапка да салып була. Ул очракта сезнең кулга алтын тапшырылмый, акча бары алтын бәясе белән исәпләнеп, я үсә, я төшә. Алтын кулыгызда булмагач, сатканда налогын да түләмисез, бары керемен аласыз.

Чагыштыру өчен: 2000 елда сез алтынның бер унциясен 294,05 сумга сатып алган булсагыз, бүген аны 1415 сумга сатып җибәрер идегез, ягъни 19 ел эчендә аның бәясе биш тапкырга диярлек үскән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100