Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык пешергәндә ясый торган тугыз хата

Балык ризыклары пешерү хуҗабикәдән осталык таләп итә. Тәмле итеп балык кыздыру өчен тәҗрибә тупларга кирәктер, мөгаен.

news_top_970_100
Балык пешергәндә ясый торган тугыз хата

Беренче тапкырдан ук көйдермичә, тәмле иттереп балык кыздыру бармы икән?! Балык пешерүчеләргә киңәшләр ашау-эчүгә багышланган сайтта бирелгән. Иң еш очрый торган хаталарның тугызын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Табаны кыздырып җиткермисез

Балык кисәкләрен куйганчы, таба бик яхшылап кызган булырга тиеш. Табаны уртача утка куеп, биш минут чамасы кыздырып алыгыз. Шуннан соң гына балык кисәкләрен тезеп чыгыгыз.

Озак пешерәсез

Балыкны озак пешерсәң, ул коры һәм тәмсез була. Балык кисәгенең калынлыгын үлчәгез дә, һәр сантиметрны 4 минут исәбеннән кыздырыгыз. Вакытның яртысы узгач, балык кисәкләрен әйләндереп салыгыз.

Бик еш тотып карыйсыз

Балык тиресенең өске катламы бик нәфис була. Шул катлам балык согын саклап тора. Балык кисәкләрен еш тоткалап, шул катламны җимерәсез һәм сок агып чыгып бетә. Әгәр балык кызган булса, аны куптару җиңел. Балык чи булса, ул табадан купмый.

Дөрес эретмисез

Балык кисәкләрен бүлмә температурасында яки кайнар су астында тотып эретү бактерияләрне үрчетә. Балыкны туңдыргычтан алып, суыткычка куеп эретегез. Әгәр бик ашыксагыз, герметик пакетка салынган балыкны бик салкын су астына куеп торыгыз. Су балык кисәкләрен чылатмаска тиеш.

Маринадны артык тозлыйсыз

Әгәр маринадка тозны бик күп салсаң, ит сыеклыкны күбрәк сеңдерә, тоз кристаллары тышкы якта кала. Тозны һәм тәмләткечләрне балыкның үзенә ышку хәерле. Маринадка тозны аз гына салыгыз.

Табага бик күп балык саласыз

Акыл белән эш итегез. Табага балык кисәкләрен күп итеп тезмәгез. 2–4 кисәк балык салып кыздыру иң кулае булыр. Күп балык тутырсаң, аларның берсе көяр, башкаса пешми калыр.

Сатып алганда яхшылап карамыйсыз

Сатып алганда, балыкның күзләрен тикшерегез. Яхшы балыкның күзләре үтә күренмәле була. Яңа тотылган балыкның ите нык була, баскалагач яньчелгән урыннар калмый. Яхшы балыктан балык исе килми, аннан диңгез исе килә.

Балык тиресен кыздырганчы салдырасыз

Балык тиресен кыздырганнан соң гына салдырырга кирәк. Тиресе булган балыкны әйләндереп салу җайлырак. Пешкәндә көйми дә.

Хатагызны таный белмисез

Балык көеп табага ябышып бетте, ди. Соустан оекбаш исе килә, ди. Сез исә бу ризыктан әле нидер ясарга өметләнәсез. Юк, булмый инде. Ташлагыз! Бу очракта туганнарны ресторанга алып барасы гына кала!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100