Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балконда тәмәке тартырга ярыймы?

Балконда тәмәке тартырга ярыймы?

news_top_970_100
Балконда тәмәке тартырга ярыймы?
Күршем көн саен берничә мәртәбә балконга тартырга чыга. Балкон йортта яшәүчеләрнең гомуми милке дип ишеткәнем бар. Анда тарту законлымы", - дигән сорау биргән Клавдия Семеновна "Казанские ведомости" газетасына. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый күзәтү үзәгенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Таһир Вәлиди җавап биргән:

– Йорт халкының гомуми милке (общедомовое имущество) булып балкон түгел, балкон плитәләре санала. Ягъни балконның түшәме һәм идәне. 

Балкон плитәсе чардак, подвал, подъезддан берни белән дә аерылмый. Әмма 15 номерлы федераль законның 12 маддәсендә күп фатирлы йортның гомуми урыннарында гына тарту тыела. Ә балкон бу урыннар исемлегенә кертми. 

Шуңа күрә балконда тартырга мөмкин, билгеле, күршеләргә борчымаган һәм әйләнә-тирәне пычратмаган очракта.

Суд карарларыннан чыгып караганда, тәмәке тарту төрлечә бәяләнә.

Новосибирскида бер кеше, ике ел буе судлаша торгач, балконда тәмәке тарткан күршесенә җәза бирә алган. Дөрес, суд тәмәке тартуны тыймаган, әмма тартучы, төтен белән агулаган өчен, күршесенә 5 мең сум компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарган. 

Былтыр Красноярск крае суды Дивногорск шәһәрендә яшәүче ике кешегә балконда тәмәке тартуны тыйды. 

Мәскәү адвокатлары коллегиясе әгъзасы Алишер Захидов "Московский комсомолец"ка биргән интервьюда балконда тәмәке тарту тавышлануны тыю кебек үк категориягә карый. Күршеләреңә борчыйсың икән, сиңа карата жалу бирергә мөмкиннәр. "Тәмәке тартуын тыя алмыйсың, ә компенсация алырга мөмкин", - дигән ул.
  • Соңрак МЧС бу карарның ачык утка гына кагылганын, балконда тәмәке тартуны тыймавын белдергән мәгълүмат таратты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100