Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балга агу - пестицидлар, гербицидлар эләгә аламы?

Балга агу - пестицидлар, гербицидлар эләгә аламы?

news_top_970_100
Балга агу - пестицидлар, гербицидлар эләгә аламы?
Быел күп кенә төбәкләрдә умарта кортлары күпләп үлде. Быелгы бал да агулы булырга мөмкин дигән хәбәрләр таралды. "Төбәкләрдә бал кортлары күпләп үлү сәбәпле, алар ясаган балны да чыгарып ташларга кирәк, анда пестицидлар була", - дип сөйләгән Россия умартачыларының илкүләм берлеге президенты Арнольд Бутов. Бу турыда "АиФ" сайты хәбәр итте. 

Бутов сүзләренчә, бал кортлары серкәләндергән үсемлекләрнең җимешләре дә агулы булырга мөмкин.

"Пестицидлар белән агуланган нектарны җыйган бал кортлары 95 процент очракта умарта оясына кайтып җитә алмыйча, һәлак була", - дип сөйләгән Умартачы-җитештерүчеләрнең таможня берлеге рәисе Дмитрий Николаев.

"Өстәвенә, бал кортлары үзләренең торакларын үзләре саклый. Алар агуланган кортлар умарта оясында үлмәсен өчен, туганнарын үзләре үк читкә алып чыгалар. Пестицидлар барыбыр умарта оясына керергә мөмкин. Аларны бал кортлары тәпиләренә ияртеп тә алып кайта. Бу очракта бал агулымы-юкмы икәнен лабораториядә генә ачыклап була. Балны сатканчы, умартачы аны лабораториягә анализга тапшырырга тиеш. Шуңа күрә сату өчен сертификаты булган кешеләрдән генә бал алырга ярый", - дип сөйләгән Николаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100