Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы үзең белән эшкә алып килергә мөмкинлек булачак дигән сүз дөресме?

Тулы булмаган эш көне дәвамында балаларны карап һәм тәрбияләп тору өчен бүлмәләргә ихтыяҗ зур булачак, дип саный белгечләр.

news_top_970_100
Баланы үзең белән эшкә алып килергә мөмкинлек булачак дигән сүз дөресме?
Россия Хезмәт министрлыгы эш белән тәэмин итүчеләргә бала калдырып тору өчен бүлмәләр ясау тәкъдимен кертте. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.

"Балалы хатыннарның мәшгульлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру" федераль проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар планында шундый тәкъдим бар.

"Известия" хәбәрчесе әлеге тәкъдимне өйрәнгән. Ведомство инициативасы буенча, Россиядәге хатын-кызларга балаларын эшкә алып килергә мөмкин булачак. Балаларны оешма бинасында ясалган махсус бүлмәләрдә калдыру мөмкинлеген тудыру карала.

Әлеге яңалык хатын-кызларны эш белән тәэмин итүне арттыруга ярдәм итәр дип планлаштырыла. Ведомство әлеге уңайдан эшмәкәрләрдән тәкъдимнәрне 2019 елның 1 июленә кадәр кабул итәчәк.

Белгечләр фикеренчә, балаларны тулы булмаган эш көне дәвамында карап һәм тәрбияләп тору өчен бүлмәләргә ихтыяҗ зур булачак. Бизнес бергәлек исә субсидияләр булуына өмет итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100