Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларда язгы аллергия булса нишләргә?

Улымның күз төпләре, бите шешенгәч, күзе кычытып интеккәч, Республика балалар клиник хастаханәсенең аллергология бүлегенә киттек. Монда медицина фәннәре докторы, аллерголог-иммунолог Гөлнара Зәйнетдиновага мөрәҗәгать иттек. Табиб безгә язгы аллергия вакытында нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләде, киңәшләр бирде. Әлеге киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. Ләкин сезнең балаларыгызда аллергия булса, иң беренче табиб белән киңәшләшергә кирәк.

news_top_970_100
Балаларда язгы аллергия булса нишләргә?

Әгәр дә язын күзегез кычыта, борын томалана, күздән яшь ага икән, сездә язгы аллергия. Аны икенче төрле поллиноз дип атыйлар. Ул - үсемлекләрнең серкәсе барлыкка китерә торган сезонлы аллергик авыру. Аллергия - иммун системасының организмга эләккән кайбер матдәләргә реакциясе. 

Төп киңәшләр:

  • Аллергия вакытында календарь буенча булырга тиешле вакцинациядән баш тартырга.

  • Урманда, паркларда, агачлар күп булган урамнарда йөрмәскә, табигатькә чыгудан тыелып торырга. Аллергикларга май аенда көндез һәм җилле көнне урамга чыгарга ярамый. Бу вакытта үсемлекләрнең серкәсе активлашкан вакыт. Ә менә яңгырдан соң һавада аларның концентрациясе кими. Урамда йөрергә рөхсәт ителә.

  • Урамда кояштан саклый торган күзлек кию мәҗбүри.

  • Аллергеннар киемдә һәм чәчтә калырга мөмкин, шуңа күрә урамнан кергәч, урамда йөргән өс киемен алыштырырга, душ керергә, чәчне юарга, авызны, борынны чайкарга кирәк.

  • Өйдә тәрәзәләрне ачмаска, кондиционер кулланырга киңәш ителә. Шулай ук һаваны дымландыргыч та файдалы. Дымлы һавада аллергеннар озак тормый. Әгәр тәрәзәләрне ачмыйча мөмкин түгел икән, тәрәзәгә берничә катлы юеш марля куярга кирәк.

  • Өйне көн саен юеш чүпрәк белән җыештырырга, тузанны сөртергә. Тузан суырткычының HEPA H12 яисә S фильтрлысын гына кулланырга.

  • Керне урамда һәм балконда киптермәскә. Урам һавасындагы үсемлекләрнең серкәсе юылган киемгә сеңә.

  • Машинада барганда тәрәзәләрне ачмаска, климат-контроль, кондиционер көйләргә.

  • Агачлар яфрак ярган вакытта мөмкинлек булса климатны алыштырырга, диңгез буена яисә таулы җиргә китәргә.

  • Язгы аллергия көчәйгән вакытта диета саклау да мөһим. Бал, чикләвек, кызыл алма, чия, төче чия, персик, абрикос, кишер ашамаска кирәк.

  • Аллергик янында йорт хайваннары булырга тиеш түгел.

  • Урамга чыкканда, табиб киңәш иткән махсус препаратларны кулланырга кирәк. Әлеге препаратлар аллергеннардан саклаячак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100