Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Хәнәфи Гарәфиев: Утыртыр алдыннан орлык суганны сода эремәсендә тотарга кирәк

Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиев мул суган уңышы алу серләре белән бүлешә. 

news_top_970_100
Бакчачы Хәнәфи Гарәфиев: Утыртыр алдыннан орлык суганны сода эремәсендә тотарга кирәк
- Орлык суганны утыртыр алдыннан сода эремәсендә эшкәртергә киңәш итәм. Әлеге ысул уңышны арттыра, чөнки аш содасы антисептик үзлеккә ия. Содалы эремә белән эшкәрткәннән соң, суганнар күзгә күренеп үзгәрә, сәламәт булып күренәләр. Аш содасы төрле авырулар һәм корткычларга каршы көрәштә дә ярдәмгә килә, - диде бакчачы.

Хәнәфи Гарәфиев әйтүенчә, сода эремәсе гади генә әзерләнә. Аның өчен мөһим шарт - су кайнар булырга тиеш. Минимум 45 градус, 55-60 булса да ярый. Бу очракта эремәнең файдасы тагын да күбрәк булачак.

- Эремәне ясау өчен 1 литр кайнар су (45-60 градус), 1 чәй кашыгы өеп аш содасы салырга кирәк булачак. Шуннан соң барысын да яхшылап болгатабыз һәм өстен каплап куябыз. Сода 30 минут дәвамында җебергә тиеш, - диде ул.

Бакчачы орлык суганны эремәгә салыр алдыннан җиңелчә генә кабыгыннан арындырырга киңәш итә. Эремәдә суганнарны озак тотарга ярамый. 10-20 минутка эремәгә салып тору җитә.

- Сода, шулай ук, туфракның ачылыгын киметә. Аны суган утыртканда көл яки доломит оны урынына да кулланырга мөмкин. Суган утыртасы түтәлне сода эремәсе белән эшкәртергә мөмкин, - ди бакчачы.

Һәвәскәр бакчачы суган түтәле янына кишер чәчергә кирәк, дип саный. Әлеге очракта суган кишер чебенен, ә кишер суганныкын булдырмый кала.

- Шулай ук суганн утыртканда рәт араларына тоз сибергә мөмкин, ул суган чебененә каршы көрәшә, - диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100