Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрәм көннәрен генә отпуск итеп алырга ярыймы?

Бәйрәм көннәрен генә отпуск итеп алырга ярыймы?

news_top_970_100
Бәйрәм көннәрен генә отпуск итеп алырга ярыймы?
Россия Хезмәт министрлыгы түрәләре еллык отпускны шимбә яки якшәмбедән башлап бирү Россия Хезмәт кодексына туры килми дип саный. Әгәр хезмәткәр еллык отпускын ял көннәренә генә туры китереп алса,  компаниягә 50 сум штраф салыначак. Россия Хезмәт министрлыгының 2018 елның 7 декабрендә чыгарган N 14-2/ООГ-9754 хатында шул хакта хәбәр ителә. Бу турыда Рамблер.Новости хәбәр итте.

Шулай итеп, еллык түләүле отпуск көннәрен ял һәм бәйрәм көннәренә генә туры китереп алырга ярамый.

Закон буенча, хезмәткәргә ел саен отпуск бирелергә тиеш. Ул эш елының теләсә кайсы вакытында була ала. Аның көннәре ел саен түләүле отпуск бирү чиратына туры килергә тиеш. Чират отпусклар графигы буенча билгеләнә.

Эшкә урнашкач, беренче елдагы отпуск алты ай өзлексез эшләгәннән соң бирелә.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100