Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген вафат булган балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман шигырьләренә нинди җырлар язылган?

Бүген вафат булган балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман шигырьләренә нинди җырлар язылган?

news_top_970_100
Бүген вафат булган балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман шигырьләренә нинди җырлар язылган?
Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, балалар язучысы, озак еллар "Татарстан" радиосында эшләгән мәшһүр журналист, баш мөхәррир Җәүдәт Дәрзаман вафат булды.

Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында басыла. 70-е еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман балалар өчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» шигырь китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара, 1981 елда цикл ноталы басма Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.

"Татарстан" радиосы рәсми сайтында Җәүдәт Дәрзаман шигырьләреннән тупланган концерт язмасын чыгарган. Әлеге язманы тыңларга тәкъдим итәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100