Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылдагы пенсионерларның пенсиясе ничә сумга артачак?

Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән кешеләргә кагыла.

news_top_970_100
Авылдагы пенсионерларның пенсиясе ничә сумга артачак?

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш, дип хәбәр итә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу турыда «Интерфакс» яза.

«Без Пенсия фонды белән 1,6 ел дәвамында бу мәсьәләне карадык, авыл җирлегендә яшәүче зур стажлы 945–950 мең кеше бу түләүләрне ала башлаячак. 1 гыйнвардан пенсия 7 процентка арту сәбәпле, бөтен пенсионерлар да алачак 1 мең сум белән бергә бу гражданнар өстәмә 1300–1400 сум алачак», — дигән Топилин журналистларга.

Бу яңалык авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә эшләүчеләргә кагыла.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры белдергәнчә, бу мәсьәлә буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки барлык документлар зерләнгән. Бу түләүләр бернинди мөрәҗәгать һәм гаризадан тыш, автомат рәвештә башкарылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100