Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Автомобильне урлап алып китмәсеннәр өчен нишләргә?

Сорауга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең автомототранспорт урлап китү һәм урлау эшләре бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Җәвит Гасанов җавап бирә.

news_top_970_100
Автомобильне урлап алып китмәсеннәр өчен нишләргә?

Автомобиль хуҗалары, исегездә тотыгыз, әлеге гади кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәсәгез, сезнең автомобиль транспортына бернинди дә җинаятьчеләр янамаячак.

1. Автомобиль ишекләрен беркайчан да ачык калдырмагыз;

2. Автомобиль ачкычын кабызу йозагында калдырмагыз;

3. Автомобилегезне караңгы аулак урында озак вакытка тукталышка куерга тырышмагыз;

4. Сәүдә үзәкләренә һәм башка кешеләр күпләп җыела торган җирләргә килгән очракта, уяу булыгыз. Куртка кесәләрендә автомобиль кабызу ачкычларын калдырмагыз;

5. Үз автомобилегезне урлап китүгә каршы системасы һәм рульне, педальне механика камап алу системасы белән җиһазлагыз;

6. Төнгә автомобилегезне гаражга яки саклана торган туктау урынына куегыз.

Автомашина сатып алганда vin-код буенча автомобильнең үткәнен җинаятьлеккә тикшерегез. Кулланышта булган, әмма техника документлары булмаган автомобиль запчастьләрен сатып алмагыз. 90 % очракта алар урланган була. Сатып алган очракта ике комплект кабызу йозагы бармы, юкмы икәнен карагыз. Әгәр дә автомобильдә урлап алып китүгә каршы сигнализация куелган икән инде, димәк, комплектта сигнализациягә өстәп ике брелок булырга тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100