Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Август аенда гамәлгә кергән яңа 10 закон

Август аенда гамәлгә кергән яңа 10 закон

news_top_970_100
Август аенда гамәлгә кергән яңа 10 закон
Һәр ай ниндидер үзгәрешләр алып килә. ТАСС августта булган үзгәрешләр турында яза.

1. 31 июльдә "ипотека каникуллары" кабул ителде. Ипотека алган кешенең үтенече буенча, җитди сәбәп (акча эшләүче кешенең үлеме, авыруы, эшне югалту) булганда ипотека түләве вакытлыча туктатылырга мөмкин.

Бу закон белән бер генә тапкыр файдаланырга мөмкин. Түләнмәгән акчаны соңыннан биреп бетерәсе була. Ипотека суммасы 15 миллион сумнан артканда, каникул эшләми. Ипотека каникулы вакытында НДФЛ түләмичә торырга була. 

2. Эшләгән пенсионерларга өстәмә түләнәчәк. Бернинди гариза да язасы юк, һәркемгә 261 сум биреләчәк. 

3. "Ерак Көнчыгыш гектары" программасы Бурятия һәм Байкал арты крае керә. Теләгән һәркем бу төбәкләрдә 1 гектар җир алырга мөмкин. Бушлай! Әмма яшәү һәм эшләү шарты белән."Надальнийвосток.рф" сайтына керәсез дә, гариза бирәсез. Биш ел шул җирдә эшләгәч, җир сезнеке булачак. 

4. Бензинга бәя кисәк күтәрелсә дә, авиабилетлар хакы кисәк артмаячак. Дәүләт аерманы түләячәк. 

5. 4 августтан торакны гадәттән тыш һәм техноген катастрофалардан иминиятләштереп булачак. (Җир тетрәү, газ шартлау, су басу һәм башкалар). Бу ирекле иминият. Мәҗбүри түгел. Иминиятләштерү суммасы - аена 150 сум. Гадәттән тыш хәл булса, 300-500 мең сум иминият суммасын алып була. Иминиятләштермәгән кеше дәүләт ярдәменә генә өмет итә ала. 

6. 6 августтан ашыгыч ярдәмгә юл бирмәгән өчен җәза катгыйлана. Штраф 4-5 мең сумга күтәрелә, "права"дан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Машина йөрткән кеше аркасында кемдер үлсә, җинаять җаваплылыгы да каралган - 4 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

7. Эш бирүчеләр билгеле бер банк белән эшли. 6 августтан үзең теләгән банкка күчәргә мөмкин. Эш бирүче банкны алыштырудан баш тартса, җитәкчегә 50 мең сум штраф салына. Банкны алыштыру турында гариза хезмәт хакы исәпләнгәнгә кадәр ярты ай алдан язылырга тиеш.

8. 6 августтан ялган документлар ясаучыларга җәза катгыйлана. Ялган документларга паспорт кына түгел, таныклыклар, пичәтләр, бланклар да керә. Мондый җинаять өчен 3 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр. Ялган икәнен белә торып кулланган очракта - 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Чит илгә чыкканда ялган мәгълүмат биргән очракта (телдән булса да) 3-5 мең сум штраф салынуы мөмкин.

9. 6 августтан соң иске йортта яшәүчеләрне счетчик куярга мәҗбүр итеп булмаячак. Счетчик булмауга карамастан, алар гадәти норматив белән түләргә тиеш. 

10. 6 августтан ялган лотерея уздыручыларны эзәрлекли башлыйлар. Салым инспекторлары контроль сатып алулар башлый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100