Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсәң, ничә мең штраф түлисе була?

Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсәң, ничә мең штраф түлисе була?

news_top_970_100
Ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәсәң, ничә мең штраф түлисе була?
Россиядә юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән машина йөртүчеләр өчен җаваплылык катгыйланды. Шул хактагы закон 6 августта үз көченә керде. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Автомобиль йөртүче сиреналарын һәм утларын кабызган ашыгыч ярдәм яки башка экстрен хезмәтләр машинасын үткәрмәсә, аны 5 мең сумга кадәр (моңа кадәр 500 сум иде) штрафка тартачаклар яки бер елга кадәр (моңа кадәр 3 ай иде) машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Россия Җинаять кодексына да үзгәрешләр кертелә. Медицина хезмәткәренең эшенә комачаулау аркасында пациентның сәламәтлегенә зур зыян килсә, 80 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр. Әгәр гражданинның гамәлләре нәтиҗәсендә пациент үлсә, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр.

Россия Президенты Владимир Путин федераль законны 26 июльдә имзалады.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100