Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашауның чамасы нинди?

Сорауга Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фролова җавап бирә.

news_top_970_100
Ашауның чамасы нинди?
Иң беренче чиратта, режимга, ашауның төрлелегенә игътибарны арттыру комачау итмәс. Көн саен төрле ризыклардан торган меню ясагыз. Аңарда җиләк-җимешләр зур өлешне алып торырга тиеш. Соңгы мәгълүмәтләрдән күренгәнчә, Татарстанда яшәүчеләр көненә бары тик 7 грамм гына җиләк-җимеш ашаган. Күпләр иткә өстенлек бирә икән, ә сөт ризыкларын кулланучылар аз. Шуны истә тотарга кирәк: сөт продуктлары кеше организмын тулы кыйммәтле аксым, кальций, фосфор, калий белән баеталар. Алар шулай ук файдалы микроорганизмнарга да бай. Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Сөт продуктлары җитәрлек булмаган очракта кеше организмына кальций җитми башлый. Шуннан соң рахит, остеопороз авыруы барлыкка килә, сөякләрнең ныклыгы какшый.

Кайберәүләр: “Бер-ике атна катгый диетада утырам, ач торып тиз арада ябыгам”, – дип хыяллана. Тик бу ялгыш фикер. Ризыктан баш тарту организм өчен зыянлы булырга, аны файдалы матдәләрдән мәхрүм итәргә мөмкин. Шуңа күрә бөтенләй ашаудан калырга ярамый, ә дөрес итеп тукланырга кирәк. 

Гадәттә, витаминнар һәм иммунитетны ныгыту турында кешеләр авырый башлагач кына уйлый. Тик ул очракта инде соң булырга мөмкин. Шуңа күрә дөрес тукланасыгыз килсә, А, В, Д, Е, С витаминнары хакында онытмаска киңәш итәм. 
  • А төркеменә керүче витаминнар бавыр, сыр, йомырка, кишер, диңгез ризыкларында күп була. 
  • В төркеменә керүчеләр йомырка, ит, сөт, сыр, балык, чикләвек, гөмбә, дөге, яшел яшелчәләрдә очрый. Көндәлек рационда балык ризыкларын кулланырга киңәш итә белгеч. Ул балыкның сәламәтлек һәм баш мие эшчәнлеге өчен файдалы булуын билгеләп узды. Чөнки анда омега-3 бик күп. Майлы кислоталар баш мие эшчәнлеген яхшырта. Галимнәр сәламәт булыр өчен селдь, тунец, карп һәм лосось балыгын атый.
  • Д витамины булган продуктларга сөт, диңгез ризыклары, бигрәк тә майлы балыклар керә. 
  • Е витамины күпчелек төрле үсемлек майларында, чикләвектә, грушада бар. 
  • С витаминыны сырганак, гөлҗимеш, кара карлыган, лимонда күп була
Дөрес туклану – кыйммәт тора дигән ялгыш фикерләр еш ишетергә туры килә, бу сүзләр белән килешмим. Кешеләр ризыкка гомумән акча сарыф итәргә теләми. Җиләк-җимеш, яшелчә, балык, сөт ризыкларын кирәкле күләмдә сатып алмыйлар. Гап-гади яшелчәләрне алыйк, алар бик файдалы. Югыйсә, карабодай, дөге кебек ярмалар да артык кыйммәт тормый бит. Ашауның чамасы булырга тиеш, тик бездә кеше ашый белми, бөтен бәла да шунда.   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100